Чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе 26 октябрьдә Совет районы, Дәрвишләр бистәсе, Липатов урамы, 7 адресы буенча урнашкан «Дерби» базары территориясендә узды. Ярминкәдә Балтач районы авыл хуҗалыгы оешмаларының, фермер хуҗалыкларның, шәхси эшмәкәрләрнең, шәхси ярдәмче хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортиментын тәкъдим итте. Кунакларны арзан бәяләрдән яңа җитештерелгән продукция генә түгел, чәй өстәлләре һәм күңелле концерт программасы да көтте.
Продуктларның ассортиментына ит, ит продуктлары, сөт һәм сөт продукциясе, яшелчәләр (бәрәңге, кишер, чөгендер, суган, кәбестә), җиләк-җимеш, ярмалар, бал, печән, салам, тирес һ.б. керә. "Ашлыкка сорау аеруча зур булды, сөт һәм бәрәңге начар сатылды, " - дип искәртте Балтач районныннан ярминкәгә товар алып килгән бер вәкилебез. Сатуга 800 мең сумга якын товар китерелде. Барлыгы 350 мең сумга якын продукция сатылды.
Безнең сәүдә рәтләрен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник сәясәт буенча министр урынбасары Таһирҗанов Тәлгать Галимҗан улы да карады. Ул тәкъдим ителгән продукциянең ассортименты һәм аның бәяләре белән танышты. Тәлгать Галимҗанович ярминкәгә яхшы әзерлек белән килүне билгеләп үтте.
Күп кенә сатып алучылар тулы сумкалар белән кайтып киттеләр һәм ярминкәне уздырган өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Фермерлар да канәгать иде, чөнки үз продукцияләрен сату мөмкинлеге туды.
Балтач районында мондый социаль-әһәмиятле чараларны уздыруга зур җаваплылык белән карыйла. Шуңа күрә, безнең муниципаль район территориясендә дә ярминкәләр оештырыла. Өлкәннәр көненә багышланган традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 5 октябрьдә үткәрелде. Шулай ук 2 ноябрьдә дә ярминкә үткәрү планлаштырыла.
Ярминкәләр оештыру эше дәвам итә. Сатып алучыларны киләсе шимбә һәм график буенча үткәреләчәк киләсе ярминкәләрдә көтеп калабыз. Рәхим итегез!