2019 елда «Кожаный мяч» Бөтенроссия турнирына 55 яшь тулды. Юбилей хөрмәтенә 25 декабрьдә онлайн-трансляция режимында ярышларда катнашучы барлык командалар өчен призлар уйнату буенча акция үткәреләчәк.
Призлар арасында форма комплектлары, тренерлар һәм командалар өчен туплар, сәгатьләр, кирәкле экипировка алу өчен сертификатлар һәм башкалар бар. Төп бүләкләр Россия кубогы финалына, Россия Премьер-лигасы уеннарына бару, шулай ук «Барселона», «Реал Мадрид», ПСЖ, «Милан» кебек дөнья футболы грандлары матчларына бару булачак.
Акциядә катнашу өчен гаризаны asp.vlg@mail.ru электрон почтага 25 октябрьгә кадәр юлларга мөмкин. Өстәмә мәгълүматны 8-917-727-77-02 телефоны буенча белергә була.
Кушымта: http://baltasi.tatarstan.ru/rus/kozhaniy-myach.htm