ЯҢАЛЫКЛАР


4
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

5 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нугаев Камил Әсгат улы гражданнарны шәхси кабул итәчәк.

Үткәрү урыны: Балтач районы мәдәният үзәге (РДК). 

Үткәрү вакыты: 9.30 сәгатьтән 11.30 сәгатькә кадәр.

Кабул итүгә язылу өчен 8(84368)2-52-38, 89376290017 телефоннары буенча шалтыратырга мөмкин.

3 ноябрь көнне «Балтач» УСЗда Тимирязев исемендәге ҖЧҖ призларына «Көрәш» буенча шәхси-команда ярышлары булып узды.

Чараның максатлары: татар көрәшен пропагандалау, район спортчыларының спорт осталыгын арттыру, милли көрәш буенча республика ярышларында катнашу өчен районның иң көчле көрәшчеләрен ачыклау.

31 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Мамадыш шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында муниципаль хезмәткәрләр арасында волейбол буенча республика ярышлары булып узды. Балтач районы муниципаль хезмәткәрләре командасы ирләр командалары арасында икенче урынны яулады. Безнең команда иң яхшысы булуын һәм бу җиңүгә лаек икәннәрен исбатлады.

Сезне чын күңелдән милли бәйрәм – Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм! Бу дата безнең ил тарихында иң әһәмиятле даталарның берсе - ныклы Россия дәүләте төзүнең санау ноктасы булып тора.


3
ноябрь, 2019 ел
якшәмбе

Райондашыбыз, Яңа Салавыч авылы кызы Айгөл Вәлиева (тренеры Ранил Сафиулин) Россия җыелма командасы составында чыгыш ясады һәм уң кулы белән – икенче, сул кулы белән өченче призлы урын яулады.

Алар спорт төрләренең ераклыкка сикерү, билгеле бер дистанциягә йөгерү, мылтыктан ату, бадминтон, кул көрәше, гер күтәрү, аркан тарту кебек ярышларында көч сынаштылар.

Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 4 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә: көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр, төнлә урыны белән буран, бозлавык, юлларда бозлавык, урыны белән көчле бозлавык.


2
ноябрь, 2019 ел
шимбә

Бүген, 2 ноябрь көнне, Балтач һәм Чепья авылларының үзәк урамнарында Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.  

Ярминкә ассортименты белән беренчеләрдән булып Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин танышты. Аның белән бергә ярминкәгә Балтач район Советы Аппараты җитәкчесе Ирек Сәяф улы Сабиров, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Илшат Солтан улы Галимуллин һәм Илһам Фидаил улы Гайнетдинов, Балтач районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фирдәүс Рафаил улы Нәбиуллин да килгән иде.


1
ноябрь, 2019 ел
җомга

Балтач үзәк китапханәсендә «Сәнгать төне-2019» Бөтенроссия акциясе булып узды.

2019 елның 1 ноябрендә «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре ата-ана каравыннан мәхрүм калган ятим балалар өчен бик кызыклы һәм бай программалы чара үткәрделәр. Алар өчен интеллектуаль уеннар һәм күңелле стартлар оештырдылар. Чара күңелле, тату атмосферада узды. Балалар уеннарда актив катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International