Балтач урта мәктәбенең һәм Балтач гимназиясенең 10 сыйныф укучылары өчен бүгенге көзге каникуллар көне үзенчәлекле булды. Алар Балтач үзәк китапханәсендә узган «Сәнгать төне-2019» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Бай эчтәлекле программа Халыкара рәсем сәнгате Ассоциациясе әгъзасы Ильясов Т. М. картиналар экспозициясе белән башланып китте, аннан театраль кунакханәдә укучылар спектакльләрдән өзекләр күрсәттеләр, ә әдәби салонда һәркем үзен шагыйрь итеп тоя алды: укучылар тәкъдим ителгән сүзләрдән үзләренең беренче шигырьләрен иҗат иттеләр. Бу акциядә һәркем рус һәм татар классикларының әсәрләрен сайлап алып укый алды. Программа ахырында кунаклар игътибарына «Песнь древа» фильмы күрсәтелде.