2019 елның 1 ноябрендә «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре ата-ана каравыннан мәхрүм калган ятим балалар өчен бик кызыклы һәм бай программалы чара үткәрделәр. Алар өчен интеллектуаль уеннар һәм күңелле стартлар оештырдылар. Чара күңелле, тату атмосферада узды. Балалар уеннарда актив катнаштылар.