31 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Мамадыш шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында муниципаль хезмәткәрләр арасында волейбол буенча республика ярышлары булып узды. Балтач районы муниципаль хезмәткәрләре командасы ирләр командалары арасында икенче урынны яулады. Безнең команда иң яхшысы булуын һәм бу җиңүгә лаек икәннәрен исбатлады.
Чын күңелдән Сезне җиңүегез белән котлыйбыз! Чыгышыгыз белән мөмкинлекләрегезне, сәләтегезне, талантларыгызны һәм осталыгыгызны күрсәтә алдыгыз. Һәрвакыт тормышта җиңүчеләр булып калыгыз, яңа уңышларга һәм югары биеклекләргә ирешүегезне телибез!