Хөрмәтле район халкы!

2019 елның 4 ноябре, дүшәмбе

Хөрмәтле район халкы!

Сезне чын күңелдән милли бәйрәм – Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм! Бу дата безнең ил тарихында иң әһәмиятле даталарның берсе - ныклы Россия дәүләте төзүнең санау ноктасы булып тора.

Бу көнне без ата-бабаларыбызның хәрби батырлыгына тиешле бәя бирәбез һәм бу көнне игелек, мәхәббәт, якыннар турында кайгыртучанлык, мохтаҗларга ярдәм итү бәйрәме буларак кабул итәбез.

Россия һәрвакыт җиңүләре һәм хезмәт казанышлары елъязмасына истәлекле сәхифәләрне керткән буын вәкилләре белән горурланды һәм илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына халык бердәмлеге традицияләре белән нык булды. Бүген исә Россия җәмгыятенә ата-бабаларыбызның батырлыкларын саклап калырга кирәк.

Ватаныбызга карата намус, көч, олы мәхәббәт, аны көчлерәк итәргә омтылу-бу идеяләр илебезнең барлык гражданнарын уртак лаеклы киләчәк хакына берләштерергә тиеш.

Халыклар бердәмлеге көне һәр балтачлы өчен бердәмлек көчен аңлау һәм гражданлык җаваплылыгына омтылыш, районның һәм бөтен дәүләтебезнең үсеше нигезе булсын! Өйләрегездә һәрвакыт тынычлык һәм татулык булсын! Сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, туган җиребез һәм Ватаныбыз хакына хезмәт эшчәнлегендә уңышлар телим!

Бәйрәм белән!

 

Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International