"Балтач" спорткомплексында район мәгариф хезмәткәрләренең спартакиадасы үтте

2019 елның 3 ноябре, якшәмбе

"Балтач" спорткомплексында район мәгариф хезмәткәрләренең спартакиадасы үтте.

Алар спорт төрләренең ераклыкка сикерү, билгеле бер дистанциягә йөгерү, мылтыктан ату, бадминтон, кул көрәше, гер күтәрү, аркан тарту кебек ярышларында көч сынаштылар.

Урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында:
1 урын – Чепья урта мәктәбе
2 урын – Балтач гимназиясе
3 урын – Норма урта мәктәбе.

Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында:
1 урын – Субаш мәктәбе
2 урын – Шубан мәктәбе
3 урын – Шеңшеңәр мәктәбе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International