Бүген, 2 ноябрь көнне, Балтач һәм Чепья авылларының үзәк урамнарында Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.
Ярминкә ассортименты белән беренчеләрдән булып Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин танышты. Аның белән бергә ярминкәгә Балтач район Советы Аппараты җитәкчесе Ирек Сәяф улы Сабиров, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Илшат Солтан улы Галимуллин һәм Илһам Фидаил улы Гайнетдинов, Балтач районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фирдәүс Рафаил улы Нәбиуллин да килгән иде.
Районның шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре һәм районның мәгариф учреждениеләре район халкын киң ассортименттагы товарлар һәм түбән бәяләр белән сөендерделәр. Киштәләрдә ит, балык, сөт һәм сөт әйберләре, ашлык, фураж, бал, ит ярымфабрикатлары, казылык әйберләре, камыр ризыклары, тәм-томнар, тозлау һ.б. бар. Балтач халкына үз товарларын башка районнардан килгән кунаклар да тәкъдим иттеләр.
Балтач район мәдәният йорты иҗат коллективы сатып алучылар һәм сатучыларның кәефен күтәреп, ярминкәгә үзенең моңлы җырлары белән чакырды.
Гомумән алганда, бәйрәм ярминкәсе һәркемнең күңеленә хуш килде. Һава торышы салкын булуга карамастан, сатып алучылар күп иде. Сатучыларның дустанә, ачык мөнәсәбәте сатып алучыларны җылытты һәм җылы атмосфера тудырды. Теләге булган һәркем азык-төлек запасы туплады һәм ярминкәне оештырганнары, товарларның зур ассортименты һәм түбән бәяләре өчен рәхмәт белдерде.