Тимирязев исемендәге ҖЧҖ призына «Көрәш» буенча ярышлар

2019 елның 4 ноябре, дүшәмбе

3 ноябрь көнне «Балтач» УСЗда Тимирязев исемендәге ҖЧҖ призларына «Көрәш» буенча шәхси-команда ярышлары булып узды.

Чараның максатлары: татар көрәшен пропагандалау, район спортчыларының спорт осталыгын арттыру, милли көрәш буенча республика ярышларында катнашу өчен районның иң көчле көрәшчеләрен ачыклау.

Ярышларда Балтач районы территориясендә урнашкан авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативларының, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрнең, ярдәмче хуҗалыкларның, предприятиеләрнең, учреждениеләрнең һәм оешмаларның җыелма командалары катнашты. Авырлык категорияләре: 60 кг, 65 кг, 70 кг, 75 кг, 85 кг, 100 кг һәм 100 кг. нан артык.

Ярышларга әзерлек һәм үткәрү белән гомуми җитәкчелек Балтач район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан башкарылды. Ярышларның баш хөкемдары-Гарифуллин Н.Г.

Ярыш нәтиҗәләре:

60 кг кадәр
1 урын – Хәбибуллин Руфил, “Борнак”
2 урын – Галимуллин Айнур, “Яңа тормыш”
3 урын – Прокопьев Максим, “Арбор”

65 кг кадәр
1 урын - Шәфигуллин Нурфат, “Маяк”
2 урын – Ишморатов Дамир, “Татарстан”
3 урын – Әхмәтханов Илдан, “Яңа тормыш”

70 кг кадәр
1 урын - Минмуллин Илназ, “Арбор”
2 урын - Муллахметов Илнар, “Яңа тормыш”
3 урын – Галимуллин Илгизәр, “Смәел”

75 кг кадәр
1 урын – Максимов Максим, “Арбор”
2 урын – Шакиров Фәнзил, “Арбор”
3 урын – Абдуллин Илдар, Тимирязев исем.

85 кг кадәр
1 урын – Хәйруллин Айрат, “Яңа тормыш”
2 урын – Зәйнуллин Рамил, Тимирязев исем.
3 урын – Әсхадуллин Салават, “Арбор”

100 кг кадәр
1 урын – Сәмигуллин Рәдис, “Арбор”
2 урын – Рәфыйков Илсаф, “Яңа тормыш”
3 урын – Әхмәтҗанов Марат, “Татарстан”

100 кг югары
1 урын – Вафин Булат, “Арбор”
2 урын – Сабиров Дилүс, “Татарстан”
3 урын - Ганиев Айнур, Тимирязев исем.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International