2 ноябрь көнне Субаш мәдәният йортындаТатарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Васильев Илья Степановичның якты истәлегенә багышланган “Яшәдең, сөйдең, яшьнәдең” дигән искә алу концерты булды.
Хэллоуин бәйрәме Көнбатыш илләрендә генә зурлап уздырсалар да бу бәйрәм узган гасырның 90нчы елларында акрынлап Россиягә дә үтеп керә башлады. Бүген инде ул яшьләрнең иң яраткан бәйрәмнәреннән берсенә әверелеп бара. Безнең Чапшар авыл клубында да бу бәйрәмне уздыру соңгы елларда традициягә әйләнде. Алар Хэллоуинга киемнәр эзләп, нинди маска ясарга дип бик теләп алдан ук әзерләнәләр. Быел да зур кысыксыну белән битләрен буяп, авылда үзләренең туганнарына кереп бәйрәм белән котлап конфетлар җыеп йөрделәр, кыскасы, алар бу бәйрәмнән бик канәгать калдылар.
2 июнь көнне, Түбән Кенә клубында авыл халкы өчен көзге бал бәйрәме үткәрелде. Өч команда туплап, аларны төрле ярышларда сынадылар. Катнашучылар шигырь дә яздылар, биеделәр дә, җырладылар, күңелле конкурсларда көч сынаштылар. Бәйрәмебез кунагы - Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамиль Низамиев тамашачыны бәйрәм белән котлап үзенең матур җырын бүләк итте. Бар кеше дә кәнагать калырлык бәйрәм булды.
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Кили мәдәният йорты хезмәткәрләре Чепьядагы "Наз" тернәкләндерү үзәгендә дәваланучылар өчен үзешчәннәр көче белән әзерләнгән ял концерты куеп кайтты. Мәдәният йортында эшләп килүче берләшмәләргә йөрүче егет-кызлар үзләренең күпкырлы талант икәнлекләрен күрсәттеләр. Концерт тамашачыга бик ошады.
Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр форумында катнашучылар белән очрашу йомгаклары буенча Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсен гамәлгә ашыру, шулай ук торак пунктны яисә аның бер өлешен тарихи җирлекләргә кертү механизмын камилләштерү максатларында, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнарына, муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органнарына, шулай ук саклау, куллану өлкәсендә эшчәнлек алып баручы иҗтимагый берләшмәләргә Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнарына, муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына, шулай ук иҗтимагый берләшмәләргә тәкъдим итә, мәдәни мирас объектларын популярлаштыру һәм дәүләт тарафыннан саклауны популярлаштыру, торак пунктны яки аның бер өлешен тарихи җирлекләр исемлегенә кертү буенча тәкъдимнәр формалаштырганда түбәндәге критерийларга таянып эш итәргә кирәк.
Балтач районына "Крутушка" балалар сәламәтләндерү лагеренә, 2019 елның 18 ноябреннән 11 декабренә кадәр (21 көн), түләүсез нигездә, 16 юллама килде. Шулай ук ял вакытына кызыклы экскурсияләр, чаралар да каралган, шул ук вакытта укыту мәктәп программасы буенча дәвам итәчәк.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 4 ноябрендәге 2444-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә 2020 елның 1 октябреннән 26 октябренә кадәр чираттагы Бөтенроссия халык санын алу үткәрелергә тиеш.
4 ноябрь көнне Ор клубында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан һәм "Тарих кыңгыравы яңгырый..." дип исемләнгән Бөтенрәсәй бәйгесендә катнашу максатыннан урта яшьләрдәге мәктәп балалары белән рәсем конкурсы үткәрелде. Балалар үз рәсемнәрендә бирелгән теманы ачып бирергә тырыштылар. Иң яхшы дип табылган рәсемнәр әлеге Бөтенрәсәй бәйгесенә жибәреләчәк. Әлеге конкурста 12 бала катнашты.
2 ноябрь көнне Урта Көшкәт авыл клубында "Көз патшабикәсендә кунакта" дип исемләнгән көзге бал кичәсе үткәрелде. Чарада 6шар кешедән торган 2 команда катнашты. Алар өчен конкурс һәм биюләрдән программа әзерләнгән иде. Кич буе күңелле ритмик музыка, кызыклы конкурслар һәм уеннар Көзге балда катнашучыларга күңелсезләнергә ирек бирмәделәр. Һәркемнең кәефе күтәренке иде. Программа кызыклы, күңелле узды, конкурста катнашучыларның барсы да призлар алды. Чарада 19 кеше катнашты.
Татарстанның азык-төлек һәм эшкәртү базарындагы вәзгыять турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.