4 ноябрь көнне Ор клубында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан һәм "Тарих кыңгыравы яңгырый..." дип исемләнгән Бөтенрәсәй бәйгесендә катнашу максатыннан урта яшьләрдәге мәктәп балалары белән рәсем конкурсы үткәрелде. Балалар үз рәсемнәрендә бирелгән теманы ачып бирергә тырыштылар. Иң яхшы дип табылган рәсемнәр әлеге Бөтенрәсәй бәйгесенә жибәреләчәк. Әлеге конкурста 12 бала катнашты.