2 ноябрь көнне Субаш мәдәният йортындаТатарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Васильев Илья Степановичның якты истәлегенә багышланган “Яшәдең, сөйдең, яшьнәдең” дигән искә алу концерты булды.
Концерт башланыр алдыннан фойеда аның иҗатына багышланган күргәзмә эшләде. Тормыш юлыннан видеороликлар күрсәтелде.
Концерт авылдашларның, бергә эшләгән иптәшләрнең җылы хатирәләре белән үрелеп барды. Чарада озак еллар район мәдәният бүлеген җитәкләгән Михайлов Радик Тихонович һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гайнетдинов Илһам Фидәелевич та катнашты.