4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Кили мәдәният йорты хезмәткәрләре Чепьядагы "Наз" тернәкләндерү үзәгендә дәваланучылар өчен үзешчәннәр көче белән әзерләнгән ял концерты куеп кайтты. Мәдәният йортында эшләп килүче берләшмәләргә йөрүче егет-кызлар үзләренең күпкырлы талант икәнлекләрен күрсәттеләр. Концерт тамашачыга бик ошады.