Балтач муниципаль районында Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 4 ноябрендәге 2444-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә 2020 елның 1 октябреннән 26 октябренә кадәр чираттагы Бөтенроссия халык санын алу үткәрелергә тиеш.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 27 декабрендәге 2921-р номерлы күрсәтмәсе белән 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү составы расланды. Комиссия рәисе итеп Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары-финанслар министры А.Г. Силуанов билгеләнде.
Балтач муниципаль районында 2020 елның октябрендә узачак Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек эшләре бара. Агымдагы елның август-сентябрь айларында районның барлык торак пунктларында да йортларның адреслары Исемлеге актуальләштерелде. Исемлекләрне актуальләштерү барышында алынган мәгълүмат 2020 елгы халык санын алуны үткәрү планын эшләү өчен нигез булып тора.
 Шәһәр һәм авыл җирлекләре җитәкчеләренә 2019 ел ахырына кадәр районның һәр торак пунктында, һәр урамда һәм йортта урам, йорт, фатир номерлары күрсәткечләре, урам утлары күрсәтелергә тиеш. Халык санын алуны нәтиҗәле һәм төгәл үткәрү күп очракта торак пунктларның адреслы хуҗалыгы торышына бәйле.
Бөтенроссия халык санын алуның төп максаты-район халкының демографик һәм социаль-икътисади характеристикаларын комплекслы бәяләргә мөмкинлек бирүче мәгълүмат алу. Халык санын алу нәтиҗәсендә алынган мәгълүмат милли проектлар һәм дәүләт социаль программаларын эшләү нигезенә салыначак. Моннан тыш, ВПН-2020 мәгълүматлары халыкның тормыш сыйфатын яхшырту өчен нинди чаралар күрергә кирәклеген аңларга һәм демографик факторларны исәпкә алып, социаль һәм икътисадый сәясәтнең төп юнәлешләренә төзәтмәләр кертергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International