Хэллоуин бәйрәме Көнбатыш илләрендә генә зурлап уздырсалар да бу бәйрәм узган гасырның 90нчы елларында акрынлап Россиягә дә үтеп керә башлады. Бүген инде ул яшьләрнең иң яраткан бәйрәмнәреннән берсенә әверелеп бара. Безнең Чапшар авыл клубында да бу бәйрәмне уздыру соңгы елларда традициягә әйләнде. Алар Хэллоуинга киемнәр эзләп, нинди маска ясарга дип бик теләп алдан ук әзерләнәләр. Быел да зур кысыксыну белән битләрен буяп, авылда үзләренең туганнарына кереп бәйрәм белән котлап конфетлар җыеп йөрделәр, кыскасы, алар бу бәйрәмнән бик канәгать калдылар.