ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Балтач Үзәк китапханәсендә «Салават күпере» тозлы камырдан әвәләп ясау клубының бүгенге дәресе Халыклар бердәмлеге көненә багышланган иде.

5 ноябрь көнне Салавыч мәдәният йортында китапханә белән берлектә патриотик тәрбия бирү максатыннан балалар өчен сугыш чоры авырлыкларын чагылдырган Совет мультфильмнарын карау оештырылды. Һәм шулай ук балалар, сугышка кадәрге һәм сугыштан соңгы елларда колхоз эшчәнлеген яктырткан тарихи фотоальбом белән таныштылар. Әби- бабаларын альбомда күреп, кызыксынып карадылар.  Каникул булуына карамастан, кызганыч, балалар мондый чаралырда актив тугел.

2019 елның 1 ноябрендә 10.00 сәгатьтә Балтач «Форпост» үзәге «Балтач» спорткомплексында мәктәп отрядлары арасында ике төр ярыш (мылтыктан ату, егетләр – отжимание, кызлар - пресс) үткәрде.

2019 елның 2 октябрендә «Батыр» яшьләр үзәге егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча ярыш үткәрде. Ярышта 17 кеше катнашты.

Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2019 елның 6 ноябрендә төнлә һәм көндез урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.  

Бүген, 5 ноябрь көнне, сәгать 9.00 да Балтач муниципаль районы башлыгы Р.Р. Нотфуллин рәислегендә өченче чакырылыш Балтач район Советының чираттагы утыз дүртенче утырышы узды.

4 ноябрь конне Арбор мәдәният йортында "Анда кайтсам мин дә башка, анда мин дә сандугач" дип исемләнгән кичә үтте.

Кичәдә Арбор авылында туып үскән һәм бүгенге көндә авылдан читтә яшәүче якташлар һәм аларның балалары катнашты. Чара жыр-биюләр, нәфис сүз белән үрелеп барды. Җырланган җырлар, нәфис сүз туган якка багышланган иде. Кичәне тамашачы бик җылы кабул итте.

Килгән кунакларга үзенең җылы сүзләрен Балтач район башкарма комитет җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов та җиткерде. 

2019 елның 5 ноябрендә Балтач районының Түбән Кенә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Галимуллина Тәскирә Гомәр кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2 ноябрь көнне Чапшар авыл клубында балаларның каникул чорында ялларын күңелле үткәрү максатыннан “Көз, көз, әйт әле кәрзинеңдә ниләр бар?” дип исемләнгән “Көзге бал” кичәсе үткәрелде.

 

2 ноябрь  көнне Әтнә авыл клубында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан  "Дуслык күпере" исемле кичке уен оештырылды. Барлыгы 24 кеше килде. Күбесе  урта һәм өлкән  яшьтәге кешеләр иде."Парлы", "Чүпләп алу", "Себерке уены", "Наза" кебек уеннар оештырылды. Чарага килгәннәр төрле милләт халык биюләре  биеп күңел ачты. Соңыннан татарча дискотека  булды. Кичәгә хәтта 82 яшьлек Факия апа да чыккан иде. Ул да яшьләрдән калышмый биеде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International