“Көз, көз, әйт әле кәрзинеңдә ниләр бар?”

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

2 ноябрь көнне Чапшар авыл клубында балаларның каникул чорында ялларын күңелле үткәрү максатыннан “Көз, көз, әйт әле кәрзинеңдә ниләр бар?” дип исемләнгән “Көзге бал” кичәсе үткәрелде.

Авыл балалары инде һәрвакыттагыча клубка килергә ашкынып торалар. Аларга кызыклы табышмаклар, сораулар биреп тапкырлыкларын сынадылар. Аннан командаларга бүленеп ярыштылар, кызыклы уеннар уйнадылар. Кызлар винегрет ясап, егетләр токмач җәеп-кисеп, үзләренең бик тырыш икәнлеләрен дә исбатлап күрсәттеләр. Күмәк җырлы-биюле уеннар - “Сигезле”, "Биш пар” , “Алдыр чишмә тамчылый” уенарын да балалар бик яратып уйнады. Ә соңыннан аларга кечкенә генә булса да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Балалар гына түгел, бу бәйрәмнән балаларының шундый шат күңел белән өйгә кайтуларына әти-әниләр дә бик сөенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International