Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2019 елның 6 ноябрендә төнлә һәм көндез урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (шул исәптән Балтач районы буенча) 2019 елның 5 ноябрь 18 сәгатьтән 6 ноябрь 18 сәгатькә кадәр:
Болытлы. Яңгыр, көндез бераз гына. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 9-14 метр тизлектә, урыны белән 15-20 м/с тизлектә. Төнлә минималь һава температурасы +4..+7°. Көндез максималь һава температурасы +9..+12°.