2019 елның 1 ноябрендә 10.00 сәгатьтә Балтач «Форпост» үзәге «Балтач» спорткомплексында мәктәп отрядлары арасында ике төр ярыш (мылтыктан ату, егетләр – отжимание, кызлар - пресс) үткәрде.
Бу чарада Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Ф. Гайнетдинов, Балтач «Форпост» үзәге директоры Ф. Ш. Гыйлемҗанов һәм 32 кеше катнашты. 5 төп гомуми белем бирү мәктәпләре командасы һәм 11 урта гомуми белем бирү мәктәпләре командасы катнашты.
Җиңүчеләр мактау грамоталары һәм медальләр, командаларга Балтач «Форпост» үзәге кубоклары белән бүләкләнде.
Чара хәрби-гамәли спорт төрләрен һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатыннан үткәрелде.
Җиңүчеләр:
Мылтыктан ату:
Төп гомуми белем бирү мәктәпләре кызлары арасында:
1 урын – Камалиева Мәликә (Шубан мәктәбе)
2 урын-Фролова Миләүшә (Субаш мәктәбе)
3 урын-Мухарлямова Алия (Пыжмара мәктәбе)
Урта гомуми белем бирү мәктәпләре кызлары арасында:
1 урын – Кашафуллина Диләрә (Балтач урта мәктәбе)
2 урын-Зарипова Алисә (Смәел урта мәктәбе)
3 урын – Герасимова Ксения (Кече Лызи урта мәктәбе)
Төп гомуми белем бирү мәктәпләре егетләре арасында:
1 урын - Галләмов Самат (Сосна мәктәбе)
2 урын - Гайфетдинов Рүзәл (Пыжмара мәктәбе)
3 урын – Николаев Вилдан (Субаш мәктәбе)
Урта гомуми белем бирү мәктәпләре егетләре арасында:
1 урын – Хаҗиев Сәйдәш (Смәел мәктәбе)
2 урын – Филипов Артем (Урта Көшкәт мәктәбе)
3 урын-Кузнецов Кирилл (Яңгул мәктәбе)
Отжимание:
Төп гомуми белем бирү мәктәпләре егетләре арасында:
1 урын-Гайфетдинов Рүзәл (Пыжмара мәктәбе)
2 урын-Галләмов Самат (Сосна мәктәбе)
3 урын – Хайдарҗанов Сөләйман (Шубан мәктәбе)
Урта гомуми белем бирү мәктәпләре егетләре арасында:
1 урын – Макаров Максим (Кече Лызи мәктәбе)
2 урын – Хөрмәтуллин Азат (Салавыч мәктәбе)
3 урын – Бариев Әмир (Балтач мәктәбе)
Пресс:
Төп гомуми белем бирү мәктәпләре кызлары арасында:
1 урын - Фәйзрахманова Алия (Сосна мәктәбе)
2 урын - Закирҗанова Диләрә (Кенә мәктәбе)
3 урын – Камалиева Мәликә (Шубан мәктәбе)
Урта гомуми белем бирү мәктәпләре кызлары арасында:
1 урын – Кашафуллина Диләрә (Балтач мәктәбе)
2 урын – Сәлахетдинова Эльвира (Яңгул мәктәбе)
3 урын – Герасимова Ксения (Кече Лызи мәктәбе)
Гомуми белем бирү мәктәпләре арасында гомумкоманда зачеты:
1 урын – Шубан мәктәбе
2 урын – Пыжмара мәктәбе
3 урын - Сосна мәктәбе
Урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында гомумкоманда зачеты:
1 урын - Кече Лызи мәктәбе
2 урын – Яңгул мәктәбе
3 урын - Балтач мәктәбе