Бүген, 5 ноябрь көнне, сәгать 9.00 да Балтач муниципаль районы башлыгы Р.Р. Нотфуллин рәислегендә өченче чакырылыш Балтач район Советының чираттагы утыз дүртенче утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нугаев Камил Әсгат улы, Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе һәм аның урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, район Советының җаваплы хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешма, учреждение җитәкчеләре, мәктәп директорлары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Балтач муниципаль районының агымдагы елның 9 айлык социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020-нче елга, 2021-2022-нче елларның планлы чорына социаль-икътисади үсеш фаразлары турында.
2. Балтач муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисади үсеш Стратегиясенә үзгәрешләр кертү турында.
3. Балтач муниципаль районының 2019-нче елга, 2020-2021-нче елларның планлы чорына кабул ителгән бюджетына үзгәрешләр кертү турында.
4. Балтач муниципаль районының агымдагы елның 9 айлык бюджет үтәлеше турында.
5. Балтач муниципаль районының 2020-нче елга, 2021-2022-нче елларның планлы чорына бюджет проекты турында.
6. Балтач муниципаль районында бюджет процессы турындагы Нигезләмәне раслау хакында.
7. Балтач муниципаль район территориясендә муниципаль җир контролен башкару турында.
8. Балтач район Советының 2016 елның 16 сентябрендәге 56 номерлы “Татарстан Республикасы Балтач районы башкарма комитеты структурасын һәм хезмәткәрләренең гомуми санын раслау турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында.
9. Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына бирү өчен Балтач муниципаль районы милкендәге һәм башка затларның хокукларыннан бәйсез булган мөлкәтнең исемлегенә өстәмәләр кертү турында.
Көн тәртибендәге сораулар буенча доклад белән: 1,2 көн тәртипләре буенча – Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары И.С. Галимуллин, 3-6 көн тәртипләре буенча - финанс-бюджет палатасы рәисе Р. М. Ильясов, 7 һәм 9 көн тәртипләре буенча - Балтач муниципаль районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе И. М. Фәтхетдинов, 8 көн тәртибе буенча - Балтач район Советы Аппараты җитәкчесе И. С. Сабиров чыгыш ясадылар.
Көн тәртибендәге каралган мәсьәләләр буенча депутатлар тиешле карарлар кабул иттеләр, барлык тәкъдимнәр дә игътибарга алынды.