3 ноябрь көнне Карадуган мәдәният йортында яшьләр өчен "Көзге бал" уздырылды. Бу чарада яшьләр кызыклы сорау-табышмакларга җавап биреп, төрле уеннарда, бәйгеләрдә бик актив катнаштылар. Бәйгебезнең һәрбер җиңүчесенә кечкенә генә бүләкләр дә әзерләнгән иде. Чара бәйрәм дискотекасы белән дәвам итте. Көзге бал бәйрәме, чын мәгънәсендә, уен-көлке, җыр-биюгә бай булды. Бу көнне бәйрәмгә килгән һәркем рәхәтләнеп ял итә алды.
4 ноябрь көнне Карадуган мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан район үзәгенең 1 номерлы балалар бакчасы коллективы көче белән әзерләнгән Айгөл Әхмәтгалиеванын "Баш куям тезләреңә" дип исемләнгән спектакле тәкъдим ителде. Артистлар үз рольләрен бик оста итеп башкардылар, кызыклы күренешләр белән тамашачыларның кәефен күтәрсәләр, моңсу вакыйгалар белән тамашачының күңеленә үтеп керә алдылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ел саен үткәрелә торган “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре” конкурсына гаризалар алуны дәвам итә. Ул авылда квалификацияле хезмәткәрләрнең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән. Агросәнәгать комплексының иң яхшы 100 хезмәткәре 100әр мең акча алачак.
6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Ватан агрофирмасы" ҖЧҖ кубогына шахмат һәм шашка буенча турнир узды.
Закирова Дилә өлкәннәр арасында турнирда шашка буенча 1 урынны яулады.
Интеллектуаль ике төр ярыш (шахмат+шашка) буенча призлы урыннар алдылар:
1 урын-Закиров Данил
3 урын-Закиров Ренат.
Динар Закиров шахмат һәм шашка турнирында иң яшь катнашучы буларак грамота белән бүләкләнде.
Яшь җиңүчеләрне котлыйбыз!
5 ноябрь көнне «Балтач» УСЗда 2002-2003 елгы укучылар арасында спорт мәктәбе Кубогына волейбол буенча район беренчелеге булып узды. Балтач, Куныр, Пыжмара, Кенә, Балтач гимназиясе, Шубан, Борбаш, Яңгул, Салавыч күппрофильле лицее, Смәел, Б.Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе командалары катнашты. 9 егетләр командасы, 7 кызларкомандасы - барлыгы 125 спортчы. Ярышларның баш хөкемдары Ф.Ибраһимов.
2019 елның 6 ноябрендә «Балтач» УСЗда 2004-2005 елгы яшүсмерләр арасында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган мини-футбол буенча район беренчелеге булып узды. Беренчелектә 7 мәктәптән 10 команда катнашты (Балтач урта мәктәбе, Балтач гимназиясе, Чепья, Норма, Смәел, Салавыч күппрофильле лицее һәм Түнтәр урта мәктәпләре). Барлыгы 80 спортчы. Турнир олимпия системасы буенча узды. Баш судья Хаҗиев Ә. Ә.
Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 7 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көнбатыштан көчле җил көтелә: төнлә 15-20 м/с кадәр, көндез 17-22 м/с кадәр (Казанда секундына 15-20 метрга кадәр).
4 ноябрь көнне “Балтач” спорткомплексында Гыйлфан Әшрәфҗанов истәлегенә багышланган егет һәм кызлар арасында волейбол ярышы булып узды.
Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән ихлас котлауларымны кабул итегез. Бу бәйрәм халыклар бердәмлегенең алга таба үсешенә, күршеләрчә дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыруга, тагын да ныграк икътисадый, сәяси һәм мәдәни элемтәләр урнаштыруга ярдәм итә. Без, төрле халыкларның гореф-гадәтләрен, йолаларын хөрмәт итеп, нык, тату гаилә булып яшибез. Бүген бу безнең һәрберебез өчен иң мөһиме, чөнки бердәм халык-илнең бөеклеге һәм куәте.
Каникуллар вакытында балаларга ниндидер шөгыль табу гына аз, аларның эчке дөньясын баету һәм гүзәллеккә җәлеп итү бик мөһим.