Спорт мәктәбе Кубогына 2002-2003 нче елгы укучылар арасында волейбол буенча район беренчелеге

2019 елның 6 ноябре, чәршәмбе
5 ноябрь көнне «Балтач» УСЗда 2002-2003 елгы укучылар арасында спорт мәктәбе Кубогына волейбол буенча район беренчелеге булып узды. Балтач, Куныр, Пыжмара, Кенә, Балтач гимназиясе, Шубан, Борбаш, Яңгул, Салавыч күппрофильле лицее, Смәел, Б.Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе командалары катнашты. 9 егетләр командасы, 7  кызларкомандасы - барлыгы 125 спортчы. Ярышларның баш хөкемдары Ф.Ибраһимов.
Призлы урыннарны алдылар:
Егетләр арасында:
1 урын - Куныр мәктәбе
2 урын - Шубан мәктәбе
3 урын - Салавыч лицее
Кызлар арасында:
1 урын - Пыжмара мәктәбе
2 урын - Куныр мәктәбе
3 урын-Кенә мәктәбе
Җиңүегез белән котлыйбыз!!!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International