2019 елның 6 ноябрендә «Балтач» УСЗда 2004-2005 елгы яшүсмерләр арасында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган мини-футбол буенча район беренчелеге булып узды. Беренчелектә 7 мәктәптән 10 команда катнашты (Балтач урта мәктәбе, Балтач гимназиясе, Чепья, Норма, Смәел, Салавыч күппрофильле лицее һәм Түнтәр урта мәктәпләре). Барлыгы 80 спортчы. Турнир олимпия системасы буенча узды. Баш судья Хаҗиев Ә. Ә.
Призлы урыннарны алдылар:
1. Балтач гимназиясе-1
2. Норма урта мәктәбе
3. Балтач гимназиясе - 2
Җиңүчеләрне котлыйбыз!