Хөрмәтле Балтач районы халкы!
Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән ихлас котлауларымны кабул итегез. Бу бәйрәм халыклар бердәмлегенең алга таба үсешенә, күршеләрчә дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыруга, тагын да ныграк икътисадый, сәяси һәм мәдәни элемтәләр урнаштыруга ярдәм итә. Без, төрле халыкларның гореф-гадәтләрен, йолаларын хөрмәт итеп, нык, тату гаилә булып яшибез. Бүген бу безнең һәрберебез өчен иң мөһиме, чөнки бердәм халык-илнең бөеклеге һәм куәте.
Конституцион принципларга таянып, Татарстан икътисадый үсешне, халыкның тормышын яхшырту һәм социаль тотрыклылыкны, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуны тәэмин итеп, уңышлы үсә. Киләчәктә дә туган республикабыз сайлаган юлы белән нык һәм ышанычлы рәвештә хәрәкәт итәчәк һәм яңа уңышларга ирешәчәк.
Сезгә тормышта зур уңышлар, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, яхшы кәеф һәм тыныч эш көннәре телим. Һәркөн безгә тыныч күк йөзе һәм иминлек алып килсен!
Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин