4 ноябрь көнне “Балтач” спорткомплексында Гыйлфан Әшрәфҗанов истәлегенә багышланган егет һәм кызлар арасында волейбол ярышы булып узды.
Ярышта барлыгы 13 егетләр командасы (“Куныр”, “Сельхозтехника”, “Балтачагрохимсервис”, “Балтач сөт-май комбинаты”, “Кама” “Активист”, “Арбор”, “Дуслык” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре, мәгариф идәрәсе, “Кенә”, “Кече Лызи”, “Карадуван”, “Факел”) һәм 7 кызлар командасы (“Кенә”, “Куныр”, “Балтач сөт-май комбинаты”, “Пыжмара”, “Яңа тормыш”, “Сосна” район башкарма комитеты командасы) командалары катнашты.
Нәтиҗәләр:
Егетләр арасында:
1 урын – “Куныр” командасы
2 урын – “Сельхозтехника” командасы
3 урын - “Балтачагрохимсервис” командасы
Кызлар арасында:
1 урын – “Кенә” командасы
2 урын - “Балтач сөт-май комбинаты” командасы
3 урын – “Куныр” командасы
“Иң яхшы уенчы” исеменә егетләр арасында - Аяз Гомәров, ә кызлар арасында - Айгөл Хусаинова лаек булды.