4 ноябрь көнне Чутай авыл клубында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Илназ Бах һәм Гүзәл Идрисова катнашында "Пар алма" дип исемләнгән бәйрәм концерты булды. Концерт барышында яраткан артистлар тамашачыларны бәйрәм белән котладылар, үзләренең моңлы җырларын, дәртле биюләрен бүләк иттеләр. 2 сәгатьтән артык барган концерт программасын җыр, моң сөюче тамашачылар бик яратып кабул иттеләр, көчле алкышларга күмделәр. Ахырдан "Кызыл юл" кооперативы рәисе Хайруллин Ф. Н. авыл клубы директоры Сафиуллин Р. Г. барлык кешене бәйрәм белән котладылар, изге теләкләрен ирештерделәр, артистларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Чарада барысы 97 кеше катнашты.
6 ноябрь көнне Чутай авыл клубында Татарстан Республикасы конституциясе көне уңаенан Татарстан конституциясе, флагы, гербы, гимны турында мавыктыргыч әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында балалар күп кенә сорауларга җавап бирделәр, конституция, закон, бурыч, хокук, дәүләт, президент сүзләренә аңлатма бирделәр. Чараның икенче өлешендә күңелле уеннар белән көзге бал оештырылды. Бәйрәм кичәсе балаларга ошады. Барысы 15 бала катнашты.
5 ноябрь көнне Урта Көшкәт авыл клубы хезмәткәрләре китапханә белән берлектә "Халыклар дуслыгында - Россия бердәмлеге" исемле презентация белән интеллектуаль уен үткәрделәр. Чара Россия гимны белән башланып китте, ә соңыннан китапханәче Халыклар бердәмлеге көненең барлыкка килү тарихы турында презентация күрсәтте. Аннары интеллектуаль уен үткәрелде. Балалар бик теләп сорауларга җавап бирделәр һәм җаваплар турында фикер алыштылар.
4 нче ноябрь көнне безнең барлык күпмилләтле Рәсәй халкы Халыклар бердәмлеге көне буларак билгеләп үтә. Бу көнне Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендәге тернәкләнүчеләргә бәйрәм концерты карау насыйп булды.
Начар метеорологик күренешләр:
Татарстан Республикасы территориясендә 18 нче ноябрьдән 24 сәгатькә кадәр вакыт аралыгында урыны белән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, төнлә һәм 8 нче ноябрьдә көндез республика юлларының аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин.
5 ноябрь көнне, Сәрдек авыл клубында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан "Дуслык һәм бердәмлек балалар күзлегеннән" дигән рәсем конкурсы оештырылды. Иң элек балаларга халыклар бердәмлеге көненең мөһимлеген аңлатып әңгәмә алып барылды. Аннары баллалар үзләренең рәсемнәрен ясаганнан соң һәрберсе үзенең иҗатына аңлатма бирде. Бу чара балаларда уңай тәэсирләр калдырды, алар кызыксынып, аңламаганына сораулар биреп, актив катнаштылар.
5 ноябрь көнне Сырья авыл клубында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Бердәмлектә - безнең көч" дип исемләнгән КВН үткәрелде. КВНда 10 кеше катнашты.
4 ноябрь көнне Б.Сәрдегән авыл клубында халыклар бердәмлеге көне уңаеннан укучылар белән түгәрәк өстәл артында "Без бергә" дип исемләнгән очрашу үтте. Укучыларга төрле кызыклы сораулар таратылды, бергә-бергә шул сорауларга җаваплар таптылар. Бу чарада барлыгы 8 кеше катнашты. Соңыннан дискотека оештырып биеделәр, күңел ачтылар.
6 ноябрь -Татарстан конституциясе көне уңаеннан Кили мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Конституцияле халык - дәүләтле халык" дип исемләнгән түгәрәк өстәл уздырылды. Балалар дәүләтебез символлары, кануннары турында фикер алыштылар.
3 ноябрь көнне Карадуган мәдәният йортында яшьләр өчен "Көзге бал" уздырылды. Бу чарада яшьләр кызыклы сорау-табышмакларга җавап биреп, төрле уеннарда, бәйгеләрдә бик актив катнаштылар. Бәйгебезнең һәрбер җиңүчесенә кечкенә генә бүләкләр дә әзерләнгән иде. Чара бәйрәм дискотекасы белән дәвам итте. Көзге бал бәйрәме, чын мәгънәсендә, уен-көлке, җыр-биюгә бай булды. Бу көнне бәйрәмгә килгән һәркем рәхәтләнеп ял итә алды.