7 ноябрь көнне Яңгул мәдәният йортында авыл мәчетенең 25 еллыгы һәм Мәүлид бәйрәме уңаеннан зур тантана булды. Бәйрәмдә башкаладан дәрәҗәле кунаклар катнашты һәм чыгыш ясады. Әхлак нигезләрен өйрәнүче яшь буын - балалар да, Мәүлид ае турында мәгълүмат бирделәр, мөнәҗәтләр әйттеләр. Мәчетнең эшчәнлеге, 25 еллык тарихы буенча презентация күрсәтелде, кунакларны кайнар коймак һәм чәй белән каршы алдылар. Бәйрәм ахырында һәркем кайнар пылаудан авыз итте. Тантана бик оешкан төстә, югары дәрәҗәдә үтте.
Балаларда төрле уңай сыйфатлар булуны аңлату максатыннан, 2019 нчы елның 8 ноябрендә Балтачның «Наз» үзәге психологы Анна Михайлова Кече Лыза урта мәктәбендә «Икенче сыйныф укучысының мәктәп авырлыклары»дигән темага төркемле шөгыль үткәрде.
6 ноябрь көнне Субаш мәдәният йортында югары сыйныф укучылары өчен Татарстан Республикасы конституциясе көненә “Туган ягым” дигән викторина үткәрелде.
Викторинаның максаты: яшьләрдә телгә карата кызыксыну уяту, аларның Татарстан, аның күренекле кешеләре, истәлекле урыннары турында белемнәрен киңәйтү, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү, укучыларда әдәплелек, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләү. Викторина сораулары конституция тарихы, Казанның истәлекле урыннары, танылган шәхесләребез, аларның биографияләреннән чыгып төзелгән иде. Чара күңелле үтте, соңыннан дискотека оештырылды. Чарада 26 кеше катнашты.
Хәзерге заман технологияләрен куллану 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуның үзенчәлеге булып тора. Беренче тапкыр Россия халкына «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша исәпкә алу кәгазьләрен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге биреләчәк. Цифрлы технологияләрне куллану халык турында мәгълүматны җыю һәм эшкәртү тизлеген арттырырга, исәпкә алучыларның йөкләнешен киметергә, димәк, исәпкә алу чыгымнарын да киметергә мөмкинлек бирәчәк. Интернет-исәпкә алу рөхсәте дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы кулланучыларына стандарт һәм расланган хисап язмалары белән биреләчәк. Исәпкә алу барышында алынган барлык мәгълүмат конфиденциаль мәгълүмат булып тора, федераль мәгълүмат ресурсларын формалаштыру максатларында гына кулланыла. Мәгълүматларны эшкәртү процессы санкцияләнмәгән керүдән сакланган.
Казан районара табигать саклау прокуратурасы Татарстан территориясендә терлекчелек калдыклары белән эш итү өлкәсендә тикшерү үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Агростартап» гранты ярдәме конкурсында катнашучыларга сертификатлар тапшырылды. Грантларның гомуми суммасы 313 млн. сум тәшкил итә. Татарстанның 36 муниципаль районыннан конкурста катнашуга теләк белдергән 132 крестьян (фермер) хуҗалыгыннан 103 КФХ 2 млн сумнан 4 млн сумга кадәр күләмдә грантлар алдылар. Иң күп җиңүчеләр Мамадыш районыннан булды (8 фермер), Азнакай һәм Тәтеш районнарыннан (6 шар фермер), Кукмара, Саба һәм Нурлат районнарыннан 5әр фермер җиңүче булды.
6 ноябрь көнне Шубан мәдәният йортында 8-11 сыйныф укучылары өчен “Суд бара” дигән чара оештырылды.
Әлеге чараның максаты укучыларның конституция турындагы белемнәрен тикшерү иде.
Чарада укучылар закон буенча төрле чараны чишү юлларын эзләделәр. Ягъни алар үзләре судья һәм адвокатлар ролендә булдылар. Әлеге форматтагы чара балаларга бик ошады. Башта алар уенга кереп китә алмадылар, ә аннары зур азарт белән уйнадылар. Ахырдан конституция көненә багышланган газета чыгарылды. Барлыгы 12 укучы катнашты.
5 ноябрь көнне Шубан мәдәният йортында китапханә белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары өчен Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан “Бердәмлектә көч” дип аталган чара узды.
Чараның максаты: укучыларның каникулларын күңелле һәм файдалы итеп оештыру иде.
Чарада балалар өчен күңелле күмәк уеннар оештырылды. Балалар рәхәтләнеп җырладылар һәм биеделәр. Шулай ук шалкан әкияте каралды һәм әңгәмә үткәрелде. Аларга чара бик ошады. Барлыгы 20 бала катнашты.
5 ноябрь көнне Пыжмара авыл клубында Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Конституциясе көненә багышланган "Дуслык күпере" дигән интерактив уен узды. "Бердәм класс" һәм "Без татар!" дигән ике команда ярышты. Балалар Татарстан, Халыклар бердәмлеге турындагы сорауларга җавап бирделәр, биремнәр карадылар, белемнәрен ныгыттылар. Ике команда да актив катнашты.
6 ноябрь көнне Сәрдек авыл клубында Татарстан конституциясе көне уңаеннан "Тату гаилә-ил көче" дигән тема астында гаиләләр арасында өстәл теннисы ярышлары оештырылды. Анда 4 гаилә ярышты, балалар да, әти-әниләр дә чын күңелдән уйнадылар. Лотфуллиннар гаиләсе җиңеп чыкты. Барлыгы 32 кеше катнашты. Балаларга тәмле күчтәнәчләр өләшенде.Чара дискотека белән тәмамланды.