Шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм аларны 2020 елгы кыр эшләренә эзерләү өчен ремонт эшләре башкаруның барышы турында сөйләде.
Район ЮХИДИ бүлеге картодромында Автомобильчеләр көненә һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көненә багышланган картинг буенча районара ярыш булып узды.
2019 елның 16 ноябрендә Казан дәүләт аграр университетында «Ачык ишекләр көне» үткәрелә. Абитуриентлар һәм аларның ата-аналары университет тарихы һәм аның үсеше, 2019 елда студентларны кабул итү нәтиҗәләре һәм 2020 елда кабул итү үзенчәлекләре турында мәгълүмат ала алачаклар.
Әлеге чара 2019 елның 16 ноябрендә 11.00 сәгатьтән түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, К.Маркс ур., 65 йорт, актлар залы.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 2019 елның 13 ноябрендә Хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү максатларында торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча халык өчен «Кайнар линия» үткәрә.
8 нче ноябрь көнне “Балтач” унивесаль спорт залында мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында Спартакиада ярышы узды. Ярышта 17 балалар бакчасы командасы катнашты: 1 нче номерлы, 2 нче номерлы, 3 нче номерлы, 4 нче номерлы, 5 нче номерлы балалар бакчасы, Сосна, Кариле, Карадуган, Салавыч, Чепья, Куныр, Янгул, Көшкәтбаш, Борбаш, Алан, Кенәбаш, Субаш балалар бакчалары.
Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре һәм эчке эшләр органнары ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Бу көнне без батыр һәм кыю, гражданнарның тормышын һәм тынычлыгын, дәүләт мәнфәгатьләрен сакларлык ышанычлы кешеләрне хөрмәтлибез.
Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2019 елның 10 ноябрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
2019 елның 8 ноябрендә Балтач җирлегендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Вәлиева Майшарәф Галимулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Дөньяның барлык илләрендә 13 ноябрьне Халыкара сукырлар көне итеп билгеләп үтәләр.
Сөт җитештерү буенча беренчеләр рәтендә Балтач, Әтнә, Кукмара, Алексеевск, Актаныш һәм Саба районнары аталды. Ит җитештерү буенча иң югары күрсәткечләр Биектау, Мамадыш һәм Кукмара районнарында күзәтелә.