Арча, Балтач һәм Кукмара командалары картингларда көч сынашты

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Район ЮХИДИ бүлеге картодромында Автомобильчеләр көненә һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көненә багышланган картинг буенча районара ярыш булып узды.

Ярышлар «Стриж» Төркеме карталарында - 8дән 14 яшькә кадәр, «Хонда – 200» - 7дән 14 яшькә кадәр, «Минск» - 13тән 18 яшькә кадәр яшь төркемнәрендә үткәрелде.

Ярышларда Балтач, Арча һәм Кукмара районнары командалары катнашты.

Ике заезд нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр дип танылдылар:

«Стриж» классы»:

1 урын-Айнур Төхбәтуллин (Кукмара)
2 урын – Данияр Гарифуллин (Балтач)
3 урын-Әмир Иванов (Кукмара).

Малайлар арасында «Хонда-200» классы:

1 урын-Илназ Галимов (Балтач)
2 урын-Айназ Закиров (Балтач)
3 урын-Айнур Төхбәтуллин (Кукмара).

Кызлар арасында «Хонда-200» классы:

1 урын – Диана Артемьева (Кукмара)
2 урын-Дарья Еремеева (Арча)
3 урын-Энҗе Хөсмәтуллина (Балтач).

«Минск» классы:

1 урын-Азат Мөхәммәтҗанов (Балтач)
2 урын-Ислам Хәйруллин (Балтач)
3 урын-Матвей Сорокин (Кукмара).

Җиңүчеләргә Мактау грамоталары, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International