2019 елдан башлап, кооператив Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырыла торган ярминкәләрдә катнаша һәм Әгерҗе, Саба, Балык Бистәсе, Балтач, Мамадыш, Менделеевск районнарының сөт продукциясен, сырларын, Балтач, Мөслим һәм Лаеш районнарының ит ярымфабрикатларын һәм башка продукция сата. Татарстанның яңа авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен җәлеп итү һәм аларга ярдәм итү буенча даими эш алып барыла.
2019 елның 8 ноябрендә МБУ «Хыял» яшьләр үзәге Шеңшеңәр авыл җирлеге яшьләре өчен «Интернетның файдасы һәм зыяны» дип исемләнгән профилактик әңгәмә үткәрде.
Чараның максаты: укучыларның мәгълүмати культурасын формалаштыру, Интернетның файдасы һәм зыяны турында мәгълүмат бирү.
Яшьләр форумнары - үз талантларын күрсәтергә, карьера үсеше серләрен белергә теләгән яшьләрнең мәгълүмати-агарту проектлары.
2019 елның 9 ноябрендә Салавыч мәдәният йортында «Хыял» яшьләр үзәге Салавыч авыл җирлеге яшьләре өчен Яшьләр форумы үткәрде.
10 ноябрьдә "Игенче" күмәк хуҗалыгы ашханәсендә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен бәйрәм оештырылды. Бу бәйрәмдә Карадуган авыл җирлеге составына керүче мәдәният йортлары хезмәткәрләре бәйрәм кунакларын моңлы җырлар, нәфис сузләр һәм гармун моңнары белән сөендерделәр.
8 ноябрь көнне Салавыч мәдәният йортында "Бергә булыйк - бердәм булыйк" дип исемләнгән уен - ярыш булып узды. Кичәдә Салавыч авыл җирлегенең һәр авылыннан чакырылган гаиләләр катнашты. Клуб мөдире килгән гаиләләрне узып баручы Халыклар бердәмлеге көне, Татарстан Конституциясе көне белән котлап, кичәне ачып җибәрде. Аннан соң уеннар, кызыклы биремнәр, табышмаклар тәкъдим ителде. Кичәдә 28 кеше катнашты. Чара ахырында 80-90 еллар дискотекасы үткәрелде.
9 ноябрь көнне 14 сәгатьтә Куныр мәдәният йортында мәчет белән берлектә Мәүлид кичәсе үткәрелде. Кичә бик җанлы барды: вәгазьләр, мөнәҗәтләр, шигырьләр укылды. Балалар да, өлкәннәр дә катнашты. Хәтта күрше авыллардан да килгәннәр иде. Кунаклар өчен чәй әзерләнде. Әлеге чарада 120 кеше катнашты.
2019 елның 8 ноябрендә Балтач районының «Борбаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе базасында «Туган ягым-яшел бишек» исемеле төбәкара укучылар фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде.
8-10 ноябрь көннәрендә Теләче районында мөмкинлекләре чикле булган 21-50 яшьтәге кешеләр арасында армрестлинг ярышы буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм мөмкинлекләре чикле булган 20 яшькә кадәр егет-кызлар арасында армрестлинг ярышы буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды. Ярышта Балтач, Саба, Кукмара, Азнакай, Алабуга, Чаллы, Мамадыш, Балык Бистәсе, Чүпрәле, Әлмәт районнары, Казан шәһәре спортсменнары катнашты. Безнең районнан да Валиев Марсель, Галиева Рузия, Мөбәрәкҗанова Лилия, Миннемуллин Фәнис катнашты. Җитәкчеләре Гәйнетдинов Фәгыйл.
2019 елның 7 нче ноябре көнне 15.30 сәгатьтә Балтач «Форпост» үзәге директоры Ф. Ш. Гыйлемҗанов Норма урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар һәм «Форпост» хезмәткәрләре катнашында пневматик мылтыктан ату буенча шәхси һәм командалар арасында ярыш уздырды. Әлеге чарада 3 команда һәм 33 бала катнашты.