8-10 ноябрь көннәрендә Теләче районында мөмкинлекләре чикле булган 21-50 яшьтәге кешеләр арасында армрестлинг ярышы буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм мөмкинлекләре чикле булган 20 яшькә кадәр егет-кызлар арасында армрестлинг ярышы буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды. Ярышта Балтач, Саба, Кукмара, Азнакай, Алабуга, Чаллы, Мамадыш, Балык Бистәсе, Чүпрәле, Әлмәт районнары, Казан шәһәре спортсменнары катнашты. Безнең районнан да Валиев Марсель, Галиева Рузия, Мөбәрәкҗанова Лилия, Миңнемуллин Фәнис катнашты. Җитәкчеләре Гәйнетдинов Фәгыйл.
75 кг авырлыктан югары үлчәү авырлыгында армрестлинг ярышы буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында 1998 елдан олкәннәр арасында Валиев Марсель 2 урында.
50 кг кадәр үлчәү авырлыгында армрестлинг ярышы буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә 1999-2004 елгы кызлар арасында Галиева Рузия 1 урында.
50 кг югары үлчәү авырлыгында армрестлинг ярышы буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә 1999-2004 елгы кызлар арасында Мөбәрәкҗанова Лилия 1 урында.
55 кг югары үлчәү авырлыгында армрестлинг ярышы буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә 1999-2004 елгы егетләр арасында Миңнемуллин Фәнис 2 урында.
Җиңүчеләребезне ихлас күңелдән котлыйбыз!