8 ноябрь көнне Салавыч мәдәният йортында "Бергә булыйк - бердәм булыйк" дип исемләнгән уен - ярыш булып узды. Кичәдә Салавыч авыл җирлегенең һәр авылыннан чакырылган гаиләләр катнашты. Клуб мөдире килгән гаиләләрне узып баручы Халыклар бердәмлеге көне, Татарстан Конституциясе көне белән котлап, кичәне ачып җибәрде. Аннан соң уеннар, кызыклы биремнәр, табышмаклар тәкъдим ителде. Кичәдә 28 кеше катнашты. Чара ахырында 80-90 еллар дискотекасы үткәрелде.