Куныр мәдәният йортында мәчет белән берлектә Мәүлид кичәсе үткәрелде

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

9 ноябрь көнне 14 сәгатьтә Куныр мәдәният йортында мәчет белән берлектә Мәүлид кичәсе үткәрелде. Кичә бик җанлы барды: вәгазьләр, мөнәҗәтләр, шигырьләр укылды. Балалар да, өлкәннәр дә катнашты. Хәтта күрше авыллардан да килгәннәр иде. Кунаклар өчен чәй әзерләнде. Әлеге чарада 120 кеше катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International