2019 елның 7 нче ноябре көнне 15.30 сәгатьтә Балтач «Форпост» үзәге директоры Ф. Ш. Гыйлемҗанов Норма урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар һәм «Форпост» хезмәткәрләре катнашында пневматик мылтыктан ату буенча шәхси һәм командалар арасында ярыш уздырды. Әлеге чарада 3 команда һәм 33 бала катнашты.
Җиңүче командаларга грамоталар һәм шәхси зачетта ярыш призерлары Балтач «Форпост» үзәге Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Чараның максаты - яшь буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү.