13 ноябрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан Балтач урта мәктәбенең 7 А сыйныфы укучылары өчен “Библиография илендә” дип аталган библиографик дәрес үткәрелде.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (шул исәптән Балтач районы буенча) 2019 елның 13 ноябрь 18 сәгатьтән 2019 елның 14 ноябрь 18 сәгатькә кадәр:
Аязучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Төньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба күчә торган җилнең тизлеге секундына 4-9 метр. Төнлә минималь һава температурасы 0..-3˚. Көндез максималь һава температурасы +1..+4˚. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.
Татарстан Республикасының «Наз» ятим балаларга һәм инвалидларга ярдәм күрсәтү төбәк иҗтимагый хәйрия фонды президенты Нурания Фердобаевна Сәйфетдинова инвалид балаларга, аз керемле һәм имин булмаган гаиләләрдәге балаларга уңай тәэсирләр бүләк итте - аларга «Яшәгән - пионер Лаптев» спектаклен карау мөмкинлеге бирде
12 ноябрьдә Россия Президенты Владимир Путин авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызлар өчен кыскартылган эш көнен кертү күздә тотыла торган законга кул куйды, бу документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.
16 ноябрьдә 11.00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр университеты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән ачык ишекләр көне үткәрәчәк.
Бу көнне абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре университет җитәкчелеге белән очраша, әзерлек юнәлешләре һәм 2020 елда кабул итү үзенчәлекләре белән таныша алачаклар. Авыл җирлегенә эшкә кайтырга теләгән балалар өчен укытуның максатчан программалары, югары уку йортын тәмамлаучыларга һәм студентларга дәүләт ярдәменең башка чаралары турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле сөйләячәк.
Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, К. Маркс ур., 65, Икътисад институты бинасында (актлар залы).
Бу хакта күптән түгел Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында узган Татарстанның Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең киңәйтелгән утырышында “Бәрәкәт” ССК” АХП рәисе Рәмис Сәхапов сөйләде.
Татарстан Республикасының «Созвездие – Йолдызлык» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы, «Россия-Культура» федераль телеканалы белән берлектә, Татарстан Республикасының күпмилләтле мәдәнияте, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтен үстерү һәм торгызу турында фильм әзерләде.
Фильмның премьерасы 10 ноябрьдә 12.50 сәгатьтә «Россия-Культура» телеканалында булды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 1 ноябрьдән аграрчылар өчен ташламалы лизинг механизмын гамәлгә ашыруның Росагролизинг тарафыннан үзгәртелүе турында хәбәр итә: Паркны яңартуның 2.0 программасы ОТП 2020 программасына кертелә.
Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан, төнлә аз гына бозлавык.
«Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында» 2011 елның 21 ноябрендәге 324-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе карары белән билгеләнгән Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне 2019 елның 20 ноябрендә узачак.