«Россия-Культура» телеканалында «Созвездие – Йолдызлык» фестивале турында фильм премьерасы күрсәтелде

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасының «Созвездие – Йолдызлык» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы, «Россия-Культура» федераль телеканалы белән берлектә, Татарстан Республикасының күпмилләтле мәдәнияте, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтен үстерү һәм торгызу турында фильм әзерләде.

Фильмның премьерасы 10 ноябрьдә 12.50 сәгатьтә «Россия-Культура»   телеканалында булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International