Вәлиева Майшарәф Галимулла кызының 90 яшьлек юбилее

2019 елның 8 ноябре, җомга

   2019 елның 8 ноябрендә Балтач җирлегендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Вәлиева Майшарәф Галимулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев, «Игенче» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы икътисадчысы Илдар Сәмигуллин, район массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре  юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

   Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

  Майшарәф Галимулла кызы озак еллар колхозда эшләгән. Хәзерге вакытта ул оныгы семьясында  яши, җиде бала тәрбияләп үстергән, унҗиде оныгы, егерме өч оныкчыгы бар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International