Балтач районы башлыгының Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлау cүзләре

2019 елның 10 ноябре, якшәмбе

Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре һәм эчке эшләр органнары ветераннары! 

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Бу көнне без батыр һәм кыю, гражданнарның тормышын һәм тынычлыгын, дәүләт мәнфәгатьләрен сакларлык ышанычлы кешеләрне хөрмәтлибез. Кискен минутларда гражданнар Сезгә мөрәҗәгать итә, иң катлаулы хәлләрдә ярдәм һәм яклау эзли. Җинаятьчелеккә каршы көрәш, хокук тәртибен һәм законлылыкны тәэмин итү - бу эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең куркыныч, җаваплы хезмәтенең бары тик бер ягы гына. Сез законга һәм хокукка каршы гамәлләрне кисәтү буенча профилактик эшкә күп көч һәм вакыт сарыф итәсез.

Бу көнне шәхси сыйфатлары һәм бәяләп бетергесез тәҗрибәсе һәрвакыт кирәк булган һәм яңа буын профессионаллар тәрбияләргә ярдәм иткән ветераннарга аерым рәхмәт белдерәм.

Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, иртәгәге көнгә ышаныч, сабырлык һәм иминлек телим!

Ихтирам белән, Балтач муниципаль район башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International