Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2019 елның 10 ноябрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды (шул исәптән Балтач районы буенча) 2019 елның 9 ноябрь 18 сәгатьтән 2019 елның 10 ноябрь 18 сәгатькә кадәр:
Аязучан болытлы һава. Нигездә явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан секундына 4-9 метр тизлектә, төнлә минималь һава температурасы -2..-5º. Көндез максималь һава температурасы 0..+4º. Юлларда урыны белән бозлавык.