Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында узган Спартакиада

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

8 нче ноябрь көнне “Балтач” унивесаль спорт залында мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында Спартакиада ярышы узды. Ярышта 17 балалар бакчасы командасы катнашты: 1 нче номерлы,  2 нче номерлы,  3 нче номерлы, 4 нче номерлы, 5 нче номерлы балалар бакчасы, Сосна, Кариле, Карадуган, Салавыч, Чепья, Куныр, Янгул, Көшкәтбаш, Борбаш, Алан, Кенәбаш, Субаш балалар бакчалары.

Балалар үз көчләрен “Эстафета”, “Боҗрага керт”, “Төз ат”, “Формула 1”, “Мөкәләп йөгерү”, “Веселые старты”, “Шашки” ярышларда сынап карадылар.

Шашки ярышында җиңүчеләр:

1 урын- Самигуллина Зарина 3 нче номерлы балалар бакчасы

2 урын- Музипов Салават Кариле балалар бакчасы

3 урын- Гилмуллин Солтан Борбаш  балалар бакчасы

Балалар бакчалары командалары җиңүчеләре 3 төрле категориягә бүленде.

1 нче категорияле балалар бакчасы арасында җиңүчеләр:

1 урын – 5 нче номерлы балалар бакчасы 

2 урын – 3 нче номерлы балалар бакчасы

3 урын – 2 нче номерлы балалар бакчасы

2 нче категорияле балалар бакчасы арасында җиңүчеләр:

1 урын- Чепья балалар бакчасы

2 урын- Сосна балалар бакчасы

3 урын – Карадуган балалар бакчасы

3 нче категориле балалар бакчасы арасында җиңүчеләр:

1 урын- Борбаш балалар бакчасы

2 урын- Кенәбаш балалар бакчасы

3 урын –Субаш балалар бакчасы

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International