Казан районара табигать саклау прокуратурасы Татарстан территориясендә терлекчелек калдыклары белән эш итү өлкәсендә тикшерү үткәрде.
Билгеләнгәнчә, Минзәлә муниципаль районы террииясендә урнашкан, күп санлы ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозган үләт базының хәле, үз чиратында, алга таба начарлануга китерә.
Бик куркыныч йогышлы авырулар килеп чыгу мөмкинлеге, кешеләр тормышына һәм сәламәтлегенә, әйләнә-тирә мохиткә зыян китерергә мөмкин.
Закон бозуларны бетерү максатыннан, табигатьне саклау прокуратурасы Минзәлә шәһәр судына җирле үзидарә органына объектның ветеринария-санитария иминлеген тәэмин итү бурычын йөкләү турында дәгъва белән мөрәҗәгать итте.
Прокурор таләпләре тулысынча канәгатьләндерелгән. Закон бозуларны бетерү прокуратура контролендә.