"Бердәмлектә көч"

2019 елның 8 ноябре, җомга

5 ноябрь  көнне Шубан мәдәният йортында китапханә белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары өчен Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан “Бердәмлектә көч” дип аталган чара узды.

Чараның максаты укучыларның каникулларын күңелле һәм файдалы итеп оештыру иде.

Чарада балалар өчен күңелле күмәк уеннар оештырылды. Балалар рәхәтләнеп җырладылар һәм биеделәр. Шулай ук шалкан әкияте каралды һәм әңгәмә үткәрелде. Аларга чара бик ошады. Барлыгы 20 бала катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International