Пыжмара авыл клубында "Дуслык күпере" дигән интерактив уен узды

2019 елның 8 ноябре, җомга

5 ноябрь көнне Пыжмара авыл клубында Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Конституциясе көненә багышланган "Дуслык күпере" дигән интерактив уен узды. "Бердәм класс" һәм "Без татар!" дигән ике команда ярышты.  Балалар Татарстан, Халыклар бердәмлеге турындагы сорауларга җавап бирделәр, биремнәр карадылар, белемнәрен ныгыттылар. Ике команда да актив катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International