Чутай авыл клубында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан "Пар алма" дип исемләнгән концерт булды

2019 елның 8 ноябре, җомга

4 ноябрь көнне Чутай авыл клубында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Илназ Бах һәм Гүзәл Идрисова катнашында "Пар алма" дип исемләнгән бәйрәм концерты булды. Концерт барышында яраткан артистлар тамашачыларны бәйрәм белән котладылар, үзләренең моңлы җырларын, дәртле биюләрен бүләк иттеләр. 2 сәгатьтән артык барган концерт программасын җыр, моң сөюче тамашачылар бик яратып кабул иттеләр, көчле алкышларга күмделәр. Ахырдан "Кызыл юл" кооперативы рәисе Хайруллин Ф. Н. авыл клубы директоры Сафиуллин Р. Г. барлык кешене бәйрәм белән котладылар, изге теләкләрен ирештерделәр, артистларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Чарада барысы 97 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International