Чутай авыл клубында әңгәмә үткәрелде

2019 елның 8 ноябре, җомга

6 ноябрь көнне Чутай авыл клубында Татарстан Республикасы конституциясе көне уңаенан Татарстан конституциясе, флагы, гербы, гимны турында мавыктыргыч әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында балалар күп кенә сорауларга җавап бирделәр, конституция, закон, бурыч, хокук, дәүләт, президент сүзләренә аңлатма бирделәр. Чараның икенче өлешендә күңелле уеннар белән көзге бал оештырылды. Бәйрәм кичәсе  балаларга ошады. Барысы 15 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International