Игътибар! "Крутушка" балалар сәламәтләндерү лагеренә бушлай юлламалар

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Балтач районына "Крутушка" балалар сәламәтләндерү лагеренә, 2019 елның 18 ноябреннән 11 декабренә кадәр (21 көн), түләүсез нигездә, 16 юллама килде. Шулай ук ял вакытына кызыклы экскурсияләр, чаралар да каралган, шул ук вакытта укыту мәктәп программасы буенча дәвам итәчәк.

Юллама алу хокукына түбәндәгеләр ия:

- 7-15 яшьлек балалар;

- аз керемле гаиләдә яшәүче бала, җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган (ягъни социаль пособие алучылар);

- әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган, опекага алынган балалар;

-инвалид- балалар, ОООда укучы, үз-үзенә хезмәт күрсәтә алырлык мөмкинлекләре чикләнгән балалар.

Белешмәләр өчен һәм юллама алу өчен 2-57-75 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International