Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгате
Татарстанда бүген 5G челтәре тулысынча эшләми, һәм аны коммерция ягыннан тарату турында сөйләргә иртә әле: кулланучылар базары гамәлдәге техник чаралар (телефоннар, ноутбуклар, планшетлар һ.б.) кебек сигналны күпләп кабул итәргә әзер түгел — алар мондый сигналны кабул итә алмый.
Бүген, 20 май көнне, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы катнашында Балтач районы эшмәкәрләре белән видеоконференция форматында киңәшмә узды. Киңәшмәдә "Ак Барс" Банк ГАҖ кече бизнес дирекциясе директоры Мотыйков Илнур Камил улы һәм "Россельхозбанк" АҖ кече һәм урта бизнес клиентлар белән эшләү бүлеге башлыгы урынбасары Хәбибуллин Ленар Рамил улы чыгыш ясадылар.
Эшмәкәрләр экспертларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алдылар. Шулай ук, Эшмәкәрлеккә ярдәм итү Фондының төбәк вәкиле Зәйнуллин Рүзәл Фәрит улы чыгыш ясады.
19 май көнне районның терлекчелек өлкәсендәге 4 айлык эшчәнлеккә йомгаклар ясалды.
Нәсел эшенең торышы буенча Кәримов Нияз Нәзир улы чыгыш ясады. Терлекчелек эшләре буенча 2020 нчы елның 4 аена нәтиҗә ясау буенча Рәхимуллин Хәлим Әгълулла улына сүз бирелде. Хуҗалыкларда ветеринар-санитария торышын Ветеринария берләшмәсе башлыгы Исрафилов Алмаз Зөлфәт улы яктыртып үтте. Авыл хуҗалыгында эшнең торышы буенча Балтач муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәбиуллин Фирдәүс Рафаил улы чыгыш ясады. Шулай ук терлекчелек тормагында эшләүчеләргә Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин да үз сүзләрен җиткерде.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 21 маенда төнлә урыны белән көнбатыш районнарда туфракта һәм һавада -1˚ кадәр туңдыру көтелә.
РФ Президентының 2020 елның 30 мартындагы 232 номерлы Указы һәм РФ оборона министры боерыгы нигезендә 2020 елның 1 апреленнән Россия Федерациясе территориясендә язгы чакырылыш кампаниясе башланды.
Килеп туган вәзгыятькә бәйле рәвештә һәм хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнарда коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатыннан, Балтач районы хәрби комиссариатында барлык кирәкле профилактик чаралар үткәрелә. Балтач районы хәрби комиссариатында килеп туган эпидемиологик хәл мониторингы һәм коронавирус йогышын кисәтү өчен билгеләнгән көчләрнең һәм чараларның эшен координацияләү өчен оператив төркем һәм штаттан тыш дезинфекция командасы төзелде.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән 2012 елдан башлап Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте лидерлары арасында социаль ипотека программасы буенча торак алуга Конкурс үткәрелә.
«Соры» хезмәт хакы фактлары буенча «Халык контроле» ТР мәгълүмат системасына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан үзизоляция чорында электрон рәвештә кергән исәп-теркәү эшләрен башкаруга гаризалар саны шактый арткан.