Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан үзизоляция чорында электрон рәвештә кергән исәп-теркәү эшләрен башкаруга гаризалар саны шактый арткан.
Әйтик, агымдагы ел башында Татарстан Росреестрына 7-8 мең электрон гариза килгән булса, апрель аенда Росреестр порталы аша шундый 13 268 гариза бирелгән, бу ел башы белән чагыштырганда 80% ка күбрәк.
Тулаем алганда, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенә килгән гаризаларның гомуми саныннан электрон мөрәҗәгатьләр өлеше 2020 елның апрелендә 27,6% тәшкил итте. Чагыштыру өчен: гыйнвар аенда әлеге күрсәткеч – 9,3%, февральдә – 10,7%, мартта 13,6% тәшкил иткән.
Росреестрның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Лилия Борһанова аңлатып узганча, гариза бирүчеләрнең активлыгы кискен арткан:
«Үзизоляция вакытында күп кенә мөрәҗәгать итүчеләр, бигрәк тә күчемсез милек базарының профессиональ катнашучылары Росреестрның дәүләт хезмәтләрен алу өчен документларны электрон тапшыру өстенлекләреннән файдалана һәм бәяли алдылар. Барыннан да элек, бу - Росреестр порталының тәүлек буена барып җитү мөмкинлеге, документларны карау срокларын кыскарту һәм физик затлар өчен дәүләт пошлинасы күләмен 30 процентка киметү, моннан тыш, документларны электрон рәвештә тапшырганда башка кешеләр белән артык элемтәләр булдырылмый, бу хәзерге вакытта аеруча актуаль. Карантин чикләүләрен тулысынча бетергәч тә, татарстанлылар Росреестрның электрон хезмәтләреннән актив файдаланырлар дип өметләнәбез».
Игътибар өчен:
Росреестрның электрон хезмәтләре порталында дәүләт кадастр исәбенә һәм күчемсез милек объектларына хокукларны теркәүгә документлар бирү, Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрыннан белешмәләр соратып алу, онлайн режимында күчемсез милек объекты турында белешмә мәгълүмат алу һ. б. керә. Шулай ук игътибар итегез: Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы офисында алдан язылу буенча документларны экстрориториаль принцип буенча (ягъни күчемсез милек объектының урнашу урынына карамастан) тапшырырга мөмкин.
ММЧ өчен контактлар
Татарстан Росреестры матбугат хезмәте
+8 843 255 25 10