Балтач муниципаль районы халкын «Сугыш образлары» Бөтенроссия проектында катнашырга чакырабыз. Проект Бөек Ватан сугышы чорының уникаль фоторәсемнәре нигезендә Россия хәрби-тарихи җәмгыяте тарафыннан Россия дәүләт кинофотодокументлар архивы (РДАКФД), РОСФОТО, Мәскәү Мультимедиа-Арт музее, Россия Мәдәният Фонды һәм Җиңү музее белән берлектә гамәлгә ашырыла.
«Элемтә турында» Федераль закон таләпләре нигезендә, универсаль хезмәт күрсәтү таксофоннары ашыгыч оператив хезмәтләргә түләүсез керә алалар. Моннан тыш, 2019 елдан башлап барлык кулланучылар да Россия телефон элемтәсенең фиксацияләнгән һәм күчмә челтәрләре абонентлары белән элемтә өчен универсаль хезмәт күрсәтү таксофоннарыннан телефон хезмәтеннән бушлай файдалана алалар.
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 25 майга Татарстан Республикасы буенча куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр көтелми.
Хөрмәтле райондашлар!
Барыгызны да ихлас күңелдән изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза гаете көне белән тәбриклим. Бу - бөтен мөселман халкы өчен иң күркәм һәм мөһим дини бәйрәмнәрнең берсе. Рамазан ае - ул рухи кыйммәтләрне һәм әхлак сыйфатларын камилләштерү чоры. Әлеге изге айда ураза тоткан һәр кеше тыелганнардан тыела, ятимнәргә, ялгыз һәм авыру кешеләргә ярдәм итәргә тырыша, күңеленә һәм җанына рухи пакълану ала. Уразаның барлык сынауларына түзүчеләр, әлбәттә, хөрмәткә лаеклылар.
2020 елның 24 маенда төнлә һәм көндез урыны белән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда яшенле яңгырлар һәм 16-21 м/с көчле җил көтелә.
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 23 маенда төнлә урыны белән томан көтелә.
Бүген, 22 май көнне, Балтач муниципаль районына «Ярдәм янәшә!» хәйрия акциясенең икенче траншы килде. Акция кысаларында Балтач районында яшәүче 505 кеше азык-төлек җыелмалары алачак.
2021 елдан Россиядә мөгезле эре терлекләрне бердәм идентификацияләү кертелә, 21 төбәктә барлык авыл хуҗалыгы хайваннары идентификацияләнде инде. Бу көннәрдә Татарстанда да бердәм идентификацияләү гамәлгә кертелә башлый.
Бүген, 21 май көнне, Балтач районында терлек азыгы әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның 2020 елгы азык әзерләүгә һәм стационар эретмә төеннәре әзерлеген тикшерү узды. Авыл хуҗалыгы оешмаларының әзерлеген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары Илнар Хатыйф улы Габбасов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Мулланур улы Нигъмәтҗанов һәм башка җаваплы затлар составындагы комиссия бәяләде.
20 майда, 2017 елда БМО Генераль Ассамблеясы резолюциясе белән гамәлгә куелган Бөтендөнья бал кортлары көне билгеләп үтелә. Эш киңәшмәсе барышында Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов умартачыларны бәйрәм белән котлады.